«Захар Прилепин – безнең заман герое»: кичә-портрет (12+)

26 февраль көнне 6 нчы санлы китапханәдә югары сыйныф укучылары өчен «Захар Прилепин – безнең заман герое» дигән кичә-портрет үтте.  
Прилепин – хәзерге заман рус әдәбиятының иң танылган һәм мул иҗатлы вәкилләренең берсе. Ул үзен яхшы прозаик буларак кына түгел, ә журналист, музыкант, телевидениедә алып баручы, актер, җәмәгать эшлеклесе итеп тә күрсәтә. Чараның беренче өлеше язучының биографиясенә багышланды. Укучылар аның тормыш юлы, аякка басу һәм үсү этаплары белән тәфсилләбрәк танышты. Икенче өлештә балаларга язучының иҗаты белән танышырга һәм аның бер әсәренә анализ ясарга тәкъдим ителде. Бу авторның
«Грех» (2007) җыентыгындагы «Белый квадрат» хикәясе булды. Башта укучылар хикәянең театраль куелышын карады, шуннан соң әсәр исеменең мәгънәсенә төшенергә, язучының иҗади уй-фикерләрен аңларга тырышып төрле сорауларга җавап бирделәр.    

Балалар бик актив фикер алышты һәм нәтиҗәләр ясады. Язучы иҗаты белән таныштыру өчен «Захар Прилепин» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде, укучылар үзләрен кызыксындырган китапны сайлап ала алды.

Поделиться: